Пасха бәйрәме белән!
Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме алдыннан район башлыгы Камил НУГАЕВ спаслыларга үзенең котлавын ирештерде.
Без күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләттә яшибез, диелә котлауда, Татарстан исә Россиядә иң күп милләт вәкилләрен үзенә туплаган төбәкләрнең берсе санала. Күп гасырлар дәвамында без дус һәм тату гаилә булып яшибез, шатлыгын да, кайгысын...